Риза Фәхреддин һәм Ислам дөньясы

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 06 Октября 2013 в 07:42, доклад

Краткое описание

Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләнгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышны бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була.

Прикрепленные файлы: 1 файл

риза фахретдин.doc

— 115.00 Кб (Скачать документ)

5. Илбәктә үткәргән көннәр

 

1889 елда Ризаэтдин Фәхреддин  хәзерге Азнакай районына кергән  Илбәк авылына 2 нче мәхаллә  имамы итеп тәгаенлиләр. Башта  үзе барып урнаша, аннан гаиләсен  алдырып биредә яши башлыйлар.  Башта үз өендә ир һәм кыз балалар укыта. Мәдрәсә салынгач, биредә хәлфәлек эшен һәм мәхәллә мулласы эшен дә бердәй башкара.

 

Илбәккә килгәнче үк инде, Казанда  аның биш исемдә китабы басылып чыга. Илбәккә килеп мәхәллә һәм  балалар укыту эшләрен башкарганда, авыл җәмәгатьчелеге Ризаэтдин Фәхретдингә карата зур ихтирам белән карый. Аны хөрмәт итәләр,аның турында тирә-як авылларда да уңай фикерләр чагылыш таба. Барысы да аның белән якын мөнәсәбәттә булырга тырышып, гавам халкы киңәш сорап та мөрәҗәгать итә. Бу табигый да, чөнки, Риза кебек төпле гыйлнм үзләштергән кемсәләр ул вакытта бик сирәк була. Шулай әйбәт кенә эшләп йөргәндә, Илбәккә Ризаэтдин Фәхретдингә Уфадан хат килеп төшә. Хатта шундый юллар язылган: ”Минем хатны алгач та, Уфага минем янга килүең тиеш. “Мөфти Солтанов” дигән имза куелган була. Әмма ашыгыч чакыруның сәбәбе күрсәтелмәгәч, яшь хәлфә Риза аптырап кала. Бу вакыйга уңаеннан әтисе Фәхретдин Уфага баруны тиеш дип таба.

 

1890 елның октябрь аенда җигүле  атларда Уфага сәфәргә чыга. Барып  җитүгә, кабул итү бүлмәсендә аңа нигә чакырылуы турында аңлаталар. Мөфти хәзрәтләре Солтанов сине казыйлык хезмәтенә куярга дигән нәтиҗәгә килде, шул сәбәпле бирегә чакыртып,үзеңне күреп сөйләшүне мәслихәт күрде, диләр. Яшь Риза бераз аптырап кала. Аның күзаллавы буенча казыйлар һәм мөфтиләр ап-ак сакаллы, олы яшьтәге, дәрәҗәле кешеләр булырга тиеш кебек иде. Күрер күзгә яшь кенә казыйлар һәм диния эшләре белән шөгыльләнүчеләрне күргәч, гаҗәпләнеп куя.

 

Мөфти Солтановка үзенең казыйлык вазифасын  башкара алмавын, теләге юклыгын белдергәч, мөфти: ”Синең кебек белемле яшь казыйлар безгә бик кирәк, син риза бул, бу минем сиңа атап әйткән үтенчем.Казыйлыкка ярарлык кеше булуы минем өчен иң мөһиме. Ә теләк белдерүчеләр бик күп булды һәм килеп тә китүчеләр бар иде, әмма миңа охшаганы һаман булмый иде”, — дип аңлата. Биредәге Хәлил казый да ризалашырга кыстый. Шулай итеп Ризаэтдин хәлфә ризалашырга мәҗбүр була.

 

Илбәккә кайткач, бу турыда туганнары, атасы Фәхретдин дә аның ризалыгын  биреп кайтуын хуплыйлар. Инде Уфага  күчеп китү хәстәрен кайгырта башлыйлар. Диния нәзарәтенә эчке эшләр министрлыгы казыйларны рәсми рәвештә раслап, тиешле рөхсәт язуы бирергә тиеш була. Шушы рәсмиләштерү эшләрен бетереп, яшь казый Риза гайләсе белән бөтенләйгә Уфага күчеп китә.

 

Илбәктә ел ярым имам булып тора. Илбәк халкы аның дәрәҗәле урынга китүен белә. Мәхәллә кешеләре зурлап озатып калалар. Бу 1891 елның февраль ае була. Әтисе Фәхретдин улына үзенең фатихасын юллый. Ризаэтдиннең әтисе белән соңгы күрешүе шушы озату көннәрендә була. 1891 елның апрелендә әтисе Фәхретдин хәзрәт вафат була. Бу вакытта яшь казыйга 32 яшь була.


Информация о работе Риза Фәхреддин һәм Ислам дөньясы