Автор работы: Пользователь скрыл имя, 06 Октября 2013 в 07:42, доклад
Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе – дин, иман. Аллаһы Тәгалә кешеләргә туры юлны күрсәткән, хәләлне хәрамнан аерган һәм аларның чикләрен төгәл билгеләнгән. Шул кануннар буенча яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышны бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була.
2. Балалары
Ризаэтдин Фәхретдиннең 4 улы һәм 2 кызы була:
Габдррахман 1887елда Кичүчат авылында туа. 1937 елда төрмәдә үлә. Хатыны Юсупова Рабига Давлекамва. 2 улы һәм бер кызы була.
Гәбделәхәд 1889 елда Илбәк авылында дөньяга килә. Хатыны Рамеева Фирдәвес Шакирова белән 2 кыз үстерәләр.1938 елда вафат була.
Габделррәшид 1892 елда Уфада туып 1953 елда үлә.
Зәйнәп 1893 елның 27 декаберендә Уфа шәһәрендә туа. 1985 елда вафат була.
Хәсән 1897 елның 25 нояберендә туып 1899 елның 16 гыйнварында вафат була.
Сәгыйдь 1900 елның 13 февралендә Уфада туа. Хатыны Сара Агишева. Бер уллары була.1944 елда үлә.
Хәсән 1901 елның 5 сентяберендә Уфа шәһәрендә туып 1902 елның 17 апрелендә вафат була.
Әсма Әсәкәй авылында 1906 елда туып 1993 елда вафат була.
3. Кызы Әсма истәлекләре
Р. Фәхретдинов шәхес буларак бик гади кеше булган. Урта буйлы, чандыр, җыйнак гәүдәле, кара-кучкыл йөзле, гадәти кыяфәтле булып, урта хәлле авыл агайлары кияргә яраткан кырпулы бүреге, камзулы, кара бәрхет кәләпүше, җиләне табигый гадилекне белгертеп торса да, ул асылда киң карашлы, тирән фикерле кеше булуы белән аерылган. Көндәлек тормышында ул үзен бик гади тоткан, затлы кием-салым белән бер дә мавыкмаган, әмма туганнарының, балаларының Европача киенүенә каршы килмәгән. Дин әһлләренең гел эзәрлекләп торуына карамастан, балаларын гимназияләрдә укыткан, төрле кичәләргә барырга рөхсәт иткән. Кешеләр белән мөгамәләдә үтә йомшак, тавышын күтәреп бәхәсләшмәс, кычкыру-җикеренүне белмәс, кызмас. Фикер һәм идеяләр белән мавыгып яшәргә, китап, мәкаләләр язарга һәм күчерергә, сүз көрәштерергә, гыйлемлелек темасына бәхәсләр куертырга яраткан. Бу темаларны ул озак дәвам итәргә сәләтле булган. Бәхәс һәм полемика ул үзенең тактын, әдәбен югалтмыйча, үзе тугры дип тапкан позициясендә нык тора алган.
“Файдасызга вакытын әрәм итмичә эшләгән булса да, әткәй эшләреннән аерылып ял итәргә ярата иде. Уфада торганда жәй башыннан көзгә хәтле һәр көн иртән чәйгә кадәр (әткәй гомере буенча сәгатъ 6 да тора иде) Агыйдел буендагы тау башындагы бакчага барып, беркадәр утырып кайта иде, һәр ял көнендә, ерак булуга карамастан, җәяүләп зиратка барып кайта иде. Гомумән, әткәй һавада булырга ярата иде. Уфада торганда бик еш кына зур ишек алдындагы аулак почмактагы үләнлеккә чыгып, яки бакчага чыгып, чәй эчеп, озаклап утыра идек. Шулай ук ял көннәрендә Агыйдел яки Дим буйларына көймә белән барып, көнозын ял итеп кайта идек. Көймәдә әткәй бик оста койрык тота иде. Чәйләр, ашлар пешерә торган учакны әткәй үзе әзерләргә ярата иде. Әткәй жәяү йөрүне яратты. Ерак булмаган кырларга да жәяү бара идек.
Әткәй ашау-эчүгә бик нәфессез булды.
Чәйне каты итеп, сөт салып, шикәр
кабып эчәргә ярата иде. Кайчакта
бал белән дә эчте. Гомере буена
чәйне тәлинкәле стаканнан
1935 елның матур июль көнендә без балалары жыйналышып, әткәй белән әнкәйнең, никахларына 50 ел тулуга багышлаиган гаиләви мәжлес — "алтын туй" үткәрдек.Уфада торган һәммә балалары, без Казаннан, Әхәт абыйның гаиләсе Мәскәүдән килгән идек. Бик куңелле, истә калырлык утырышу булган иде. Әткәйнең дә боек куңеле күтәрелгән шикелле булды. Бөтен балалары үзләре янына жыйналып, үзебезнең әткәй белән әнкәйгә булган зур мәхәббәтебез, ихтирамыбыз белән үткәргән көн барыбыз өчен дә ямьле, куңелле булган иде. Безнең барлык гаиләбез гомер буенча бер-беребезгә мәхәббәт белән тату яшәдек. Гаиләбездә һичбер вакыт каты сүз булмады, без алты бала бер-беребезне бөтен гомер буенча яратып, санлап гомер иттек. Озак хат килмәсә борчыла идек, сагынышып очраша идек. Әткәй белән әнкәйне яратып, ихтирам иттек, шуңа күрә үткән гомерләр сагындыра, онытылмый.
Әткәй белән әнкәй үзләренең бергә уткән озын гомерләрендә чын мәгънәсе белән бик бәхетле булдылар. Алар бер-берсенә холыклары белән тиң килгән кешеләр иде. Бер-берсенә мәхәббәт, ихтирам, татулык, бердәмлек белән яшәделәр. Әнкәебез ("Нуржамал абыстай") йомшак күңелле, ачык йөзле, сабыр холыклы, кешегә ягымлы булулары белән аны белгән һәр кешедә үзе турында яхшы истәлек калдырды. Ул әткәйнең нинди кеше, нинди гыйлем иясе икәнен чын мәгънәсе белән анлый алган. Әткәйнең эшенә лаеклы тормыш тәрбиясе кора алган. Алар арасында бервакытта да караңгы чырай, ризасызлык булмады. Тормышның төрле вакытлары булды, авыр чакларында алар бергә кайгырдылар, шатлыклары уртак булды. Әнкәй эшкә җитез, аш-суга бик тә уңган иде. Балалар күп булганда хадимә белән торса да, үзе өйдә хуҗа иде. Әткәй янына килгән һәрбер кешегә гадәт буенча эш булмәсенә ясалган чәй, бал, варенье, камыр ашы поднос белән кертелә иде. Әнкәйнең искиткеч уңган, тәмле чәкчәген ашаган кешеләр заманында аз булмагандыр. Төскә-биткә чибәр булганга, аны туганнары "Сылу абыстай" дип атаганнар.
Әткәй сабыр холыклы, йомшак табигатьле кеше иде. Һичбер вакытта каты сүз белән кешенең хәтерен калдыра торган булмады. Кем белән генә сөйләшкәндә дә кадерле гадәес бар иде: сөйләшкән кешенең сүзен сабырлык белән актыгына хәтле булмичә тыңлап тора да, сүз беткәч, үзенең сүзен, җавабын, фикерен сөйли иде. Сөйләгәндә, гадәтенчә, бик төзек, конкрет сөйли иде, мәгьнәсез сүзләр катнаштырмый иде. Үзе белгән, үзен хаклы итеп тапкан чакта үзенең фикерен, риза булмаганын һәркемгә ачыктан-ачык әйтә торган, батыр йөрәкле, курыкмас кеше иде. Һәрвакытта очрашкан, аралашкан кешеләр белан инсафлы мөнәсәбәттә була иде. Һичбер кешене кимсетеп карамады. Балаларын һичбер вакыт кимсетеп ачуланмады. Тәрбия бирә торган сүзләрен җитди рәвештә, кыска, аңлаешлы итеп әйтә иде. Без әткәйне бик ярата, ихтирам итә идек, аның белән сөйләшкәндә аңарга "Сез" дип әйтә идек. Кайдан килгәндер, бәлки, кечкенә чактан әнкәй шулай өрәткәндер. Берәр вакыт бик эч пошыргыч эш булса, "Һай-Һай" дип яратмаганын белдерә иде. Без үсеп җиткәч, безнең сөйләгән сүзләрне илтифат белән тыңлап тора иде. Безнең гаиләдә үзара талашу, ызгышу, каты сүз белән сөйләшү һичбер вакытта да булмады. Начар сүзләрне без ишетмәдек, сөйләмәдек.
Әткәй 1936 елның 12 апрелендә вафат булды. 15 апрельдә женаза укып, Уфа зиратына үзе әйткән, күрсәткән жиргә дәфен ителде. Үзе исән чакта: "Мине мөфтиләр янына мәчет ишек алдына күммәгез", — дип, әйткәне бар иде.
Үзе белән озак еллар бергә эшләгән, әткәйне бик ихтирам иткән кешегә, васыять итеп әйтеп калдырган сүзләре булган: "Вакыт җитеп дөньядан үтсәм, башларына килгән беренче вакыйга булганлыктан, балаларым дәһшәт эчендә калырлар, вә ни эшләргә белми гаҗиз булып йөрерләр. Шуның өчен үземне дәфен итү хөрмәтен Сезгә тапшырам. Сез шуны тәмам башкарсагыз иде. Балаларга монасыйп хезмәтләрне кушып торырсыз".
Дәфен иткәч, Коръән укыганнар һәм шуннан, әткәйнең васыяте буенча, озаткан халык кайтып киткән. Әткәйгә багышлаган нотыклар сөйләмәгәннәр. Күмүгә, актык юлга озатуга катнашкан халык бик куп булган. Күмү тәртибендә 3 зур фоторәсем ясалган. Кызганычка каршы, аларны саклап калып булмады, 1937 елда безнен йорттан нахакка югалдылар.” — дип искә ала кызы Әсма.
4. Татар теле һәм дин
Ризаэтдин Фәхретдиннең телләр һәм
дини каннуннарын өйрәнү белән бергә,
аз-азлап иҗади эзләнүләргә бирелә башлавына
атаклы мәгьрифәтче Шиһап Мәрҗәни хезмәтләре,
аның фәлсәфәсе һәм алдынгы тирән фикерләре
сәбәп булуы бәхәссез.Мәдрәсәне төгәлләгәч
ул укыту-тәрбия эшендә яңа алымнар кулланып
шәкертләргә дөньяви фәннәр дә укыта.Ул
укытучылык эшендә дә укытучыларга яңа
фән нигезләрен үзләштерү алымнарының
үзенә генә хас яңа методикасын эшли,аны
гамәли дәреслек итеп яза. Татар халкы
тарихына һәм әдәбиятына бәйле төрле истәлекләрне
җия һәм китап хәленә китереп яза.”Китабе
мөкатдимә”мирас булу мәсәләләрен яктырта,”Әт-төхвәтел-әнисия”-
Р. Фәхретдин җаны-тәне белән чын күңелдән фәнни ачышларны аңларга һәм шуларны халыкка аңлатырга тырышып яши. Мәгьрифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик каркшлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану,мәгьрифәтне ялкынлы пропогандалау, үстерүе нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу зур иде.
Хәзерге вакытта фәннәр төрле бүлекләргә бүленеп, гомумән, аерым бер бүлекчәдә генә эзланүләр алып барганда да, Ризаэддин Фәхреддиннең күп тармаклы эшчәнлегенә чик юк дип уйларлык. Моны раслар өчен аның «Шура»га язган башка мәкаләләренә күз салыйк. Әйтик, археология һәм этнография, борынгы кулъязмалар җыйнау һәм саклау, ислам илләрендә музыка һәм җыр, борынгы татар-башкорт җырлары, киемнәр, акчалар, мәшһүр китапханәләр, җир йөзендәге искиткеч гүзәл биналар, сәфәрләр, җәмгыятъләр һәм башка шундыйлар — үзе бер дөнья.
Галимнең язган барлык хезматләрен бергә җыйсаң, саллы бер энциклопедия тәшкил итәр иде.
Ризаэддин Фәхреддиннең Оренбургка килүенең төп сәбәбе итеп биредә яңа милли матбага нәшер ителүен һәм бертуган Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтзакир (Дәрдемәнд) Рәмиевләр нәшер итәчәк «Шура» журналына баш мөхәррир буларак чакырылуын әйтергә кирәк. Моңа кадәр Рәмиевләргә әлеге журналны чыгару рөхсәте артыннан патша цензурасы бусагаларын күп тапкырлар таптарга туры килә. Бик зур кыенлык белән булса да рөхсәт алып, әлеге журналның тәүге саннарына Ризаэддин Фәхреддин аша фатиха бирелә. Шулай итеп, журнал рәсми рәвештә әһле-ислам, төрки-татар дөньясының иң саллы, яратып укыла торган басмаларының берсе буларак юл ала.
Моңа кадәр Ризаэддин
Димәк, шушы вакытка инде Ризаэддин Фәхреддин өлгереп җиткән фән эшлеклесе була, Диния нәзарәтендә моңа кадәр эшләгән казыйлардан иң гыйлемлесе Ризаэддин хәзрәт була. Ә мөхаррир итеп казыйны кую, безнең уебызча, журналга рөхсәт алуны җиңеләйтү теләгеннән булгандыр.
Беренче урыс инкыйлабы (1905 ел) Ризаэддин Фәхреддингә тәэсир итми калмый, чөнки ул дүрт дивар эчендә утыра торган галимнәрдән булмый, дөньядагы һәр нәрсәдән хәбәрдар була, 1905 елда казыйлык хезмәтен калдыру теләген гариза язып белдерә.
Оренбургка килгәндә Ризаэтдин Фәхретдингә 47 яшь, ягьни иң зур омтылышларны эшкә ашырырга рухланган вакыты була. Биредә 12 ел эчендә ул 80 китап чыгара һәм фәкать «Шура» битләрендә генә дә 313 мәкалә бастыра. Баш мөхәррир буларак галим бөтен көчен, талантын оешгыру эшләренә бирә һәм халыкны агарту өчен максатчан эш башкара. Аның журнал аша иң башлап тәкъдир итәрлек эше - журналны бәхәс мәйданы итеп, тормышның һәр ягыннан якын килеп фикер алышу, киңәшү, күп кенә авторларны үзенә тарту һәм җәлеп итү. Шуңа күрә дә журналның исеменә җисеме туры килә: «Шура» — киңәш дигән сүз. Журналга язышкан кешеләр арасыннан (күренекле галимнәр, укытучылар, шәкертләр, хатын-кызлар) киләчәк өчен каләм осталары тәрбияләү һәм үстерү журналның максатчан эше була. Шул сәбәпле журналның төп язышучылары арасында заманында танылган галимнәр белән янәшә яшьләрнең, дә әсәрләре басылып бара.
Мондый популярлык патша чиновниклары каршында көтелмәгән һәм теләмәгән бер вакыйга булып кабул ителә. Югарыда әйтелгәнчә, алар юк сәбәпне бар итеп, Ризаэддин Фәхреддиннең күп кулъязмаларыннан мәхрүм итәләр. Журналга күп штрафлар һәм салымнар салына.
1914 елда Петербургта Бөтенроссия мөселманнары корылтае була, ә Согуд Гарәбстанында 1926 елда Халыкара мөселманнар корылтае була. Ризаэтдин хәзрәт бу корылтайларда да катнаша. 1917 елның май аенда Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнырының ирекле корылтаенда Ризаэтдин Фәхретдингә кабат казыйлык эшен тәкъдим итәләр. Бу хәбәрне ишеткәч, галим үзенең катгый каршылыгын белдереп корылтай исеменә атап хат яза һәм ул хатны корылтай вәкиле, улы Габдрахман Фәхретдин корылтай вәкилларенә укый. Шуңа да карамастан, корылтайда аны кабат казый итеп тәгаенләп тавыш бирәләр. 1918 елның февралендә Ризаэтдин Фәхретдин үзе теләмәсә дә, кабат Уфага китә. Казыйлык хезмәтен икенче мәртәбә үтәргә керешкәч, «Асарь»нең бастырырга әзерләнгән кисәкләрен эшкәртә. Шулай ук ул Диния нәзарәтенең архивындагы кыйммәтле материалларны нәшер итәргә әзерләү өчен тарихчы галимнәрдән бер комиссия оештыра. Комиссия әзерләнгән проект буенча аена бер тапкыр «Россия мөселманнарының тарих чишмәсе» исемле журнал бастырып чыгарырга тиеш була. Әмма бу проект тормышка ашмый кала, фәкать архивтагы материалларны системага салу белән генә төгәлләнә.
1922 елда Ризаэтдин Фәхретдинне мөфти итеп куялар. Бу чорларда фәнни атеизм мәсьәләләре, башка төрле сәяси-иҗтимагый эшләрнең катлаулана баруы сәбәпле ул, дин һәм дини эшләр җитәкчесе буларак, төрле кыенлыкларга очрый. Бу чорда Ризаэтдин Фәхретдин актык көчен, акылын, тәҗрибәсен кулланып, Каһирә, Бохара, Хивадагы китапханәләр белән беррәттән торырлык, гасырлар тирәнлеген колачлаган, тарихи материалларга гаятъ бай булган Диния нәзарәте архивын ашыгыч рәвештә бинасыннан чыгарылудан, югалудан саклап кала. Бу исә гыйлем һәм фән өлкәсендәге сирәк очрый торган гаять зур батырлыкка тиң.
Галим Фәхретдиннең яшәгән чоры япон сугышы, беренче урыс инкыйлабы, караңгы реакция, Беренче бөтендөнья сугышы. Октябрь түнтәреше, интервенция һәм гражданнар сугышы, ачлык, большевиклар золымы кебек җәберле-каһәрле елларны эченә ала. Шундый сәяси-иҗтимагый тотрыксызлык еллары булса да, ул үзенең халкын агартуга багышлаган кыйбласыннан тайпылмый.
Ризаэддин Фәхреддиннең көндәлек язмасыннан бер өземтә китереп үтү урынлы булыр. Бу язманы Закирә Шәрәф 1923 елны күчереп алган: «Гарәп мәдәниятенең таҗына торырлык, кыйммәтле таштай ялтыраган Ибне-Сина, Фарабиләрнең исемнәрен ишеткәндә никадәр шатлансак та, үзебезнең тарихыбызны, телебезне, милләтебезне тикшерүебезне, язуыбызны бер кимчелек санауларын белгәч, әрнеп кайгырмыйча һәм көенмичә калып булмый».
Ризаэтдин Фәхреддиннец Шәех Җамалетдин
әл-Әфгани (күренекле философ, колониализмга
каршы көрәшче, Санкт-Петербург