Мифтахетдин Акмулла шигъриятендә гыйлемгә, мәгърифәткә чакыру

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 29 Марта 2014 в 12:49, реферат

Краткое описание

Бу эшемдә Акмулла шигырьләрендә гыйлем, мәгърифәтчелек темалары каралыр. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- М.Акмулла тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү;
- аның иҗаты һәм әсәрләре турындагы тәнкыйди материаллар белән танышу;
- шигырьләрендә гыйлем һәм мәгьрифәтчелек темаларын күзәтү.

Содержание

I.Кереш
1. Акмулла— татар, казакъ, башкорт халыкларының уртак шагыйре.
2. Акмулланың тормыш юлы иҗатына кыскача күзәтү.
II.Төп өлеш.
Шагыйрьнең шигырьләрендә гыйлем һәм мәгърифәт темалары.
Акмулланың мәгърифәтчелек карашлары ислам динендә.
Акмулланың туган халкының киләчәген әхлакый, этик, эстетик тәрбия мәсьәләләренә бәйләп фаразлавы. “Нәсыйхәтләр”еннән.
Акмулланың “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” әсәре.
III. Йомгаклау.

Прикрепленные файлы: 1 файл

Кереш акмулла.docx

— 74.36 Кб (Скачать документ)

 

Шигырь «хак нәсыйхәт», «вәгазь белән гыйбрәт» биргәндә генә «дөрест була», ди ул, шундый поэзия генә үлемсезлеккә дәгъвә итә ала: 

 

Киткәннәр кандай ирләр гәүһәр сачып,

Аларның эшләренең юлы ачык.

Гаҗәиб кыйммәт әсәр калдырганнар.

Хикмәтнең мәхзәненнән мисраг ачып. 

 

Ш. Мәрҗанине һәм үзен автор шундый затларга тиңли, шул бөеклектән торып, ачуын, нәфрәтен, сарказмын йома төшеп, муллаларны үгетләргә тели: 

 

Кил, зинһар, бөрадәрем, инсафка кил,

Куәтең канча икән, — чамаңны бел!

Халь килсә, аның эшен сез дә эшләңез.

Булмаса, файда бирмәс такылтак тел!

 

Әсәренең төп өлеше күтәренке рухта тәмамлана. Иң азакта гына Акмулла остазы каршында үзенең түбән зат икәнлеген исбатларга керешә. Искелеккә болай «ташлама ясауның», мескенлеккә сабышуның сәбәбе «Мәрсия»нең соңгы строфасында ачыклана: 

 

Кечерәйтсәңез, кечрәергә мин яранмын,

Үзеңез зураерга ярасаңыз! 

 

Димәк, шагыйрь остазына олы ихтирам йөзеннән генә үзен түбәнәйтеп күрсәтә, чынлыкта Мәрҗани дошманнарына дөреслекне ихтирам итүдән башка юл калмавын әйтә.

 

III. Йомгаклау.

     Мифтәхетдин  Акмулла дигән исемне әйтү  белән безнең күз алдыгызга  рухи биографиябезнең, тарихыбызның  үткән, бүгенге һәм киләчәктә  булачак саф һәм якты битләре  баса. Акмулла кебек илдә шәхес  шигърияттә-вакыт чикләрен белмәс  гаҗәп тирән йөкмәткеле рух  чишмәсе. Иҗат җимешләренең мәңгелек  көчен алдан тойгандай, шагыйрь  үзе үк болай ди:

     Карасаң, Акмулланың китабы бу,

Эчендә сусаганда шәрбәтле су,

Битенең берсе көләр, берсе сүгәр,

Туры сүзе – берәүгә им, берәүгә агу.

     Әйе, Акмулла  шигърияте бүген дә зиһен – күренешләребезгә ширбәтле су да, көлер, үткер сүз дә. Аның шигърияте үзе бер дөнья. Бай һәм катмарлы, кабатланмас дөнья. Анда замананың моң – сагышы да, аһ- зар аша яңгырар куанычлары да, уй-хыяллары һәм ынтылышлары да ачык чагыла. Халык язмышын, халык киләчәген хәл итәр вакыйгалар эчендә кайнап яшәгән шагыйрь аларны халык мәнфәгатенә ярашлы хәл итәргә омтыла.

    Акмулла үз дәверенең чын мәгънәсендә новатор шагыйре була. Аның мәгрифәтчелек эшмәкәрлеге әдәбиятны урта гасыр схоластикасыннан арындырып, дөньясы җирлеккә кайтаруда, халык арасында мәгърифәт, яңару идеяләрен пропагандалауда, әдәбиятне һәм аның телен алга китүдә гаять зур роль уйный.

     Эшемне Мөдәрис  Әгъләмовның  “Акмулла арбасы”  поэмасындагы  юллар белән тәмамлыйсым  килә:

             Гомере – сәфәр. Соңгы сәфәре дә

  Кереп калган бәет - җырларга

  Ерак киткән арбасының  даны,

  Ә үзенең даны елларга...

  Тик бер гасыр үткән. Ишетелә

             Келтер – келтер һаман барганы.

  Теләр идем һәр  бер замандашыма

   Өч бүлекле шундый арбаны.

   Башламаган яңа гасыр әнә.

              Киләчәккә эндәшеп торганда,

   Йөзләп шагыйрь чыккан өч урынлы

   Шушы арбага яулык болгарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

План

I.Кереш

     1. Акмулла—  татар, казакъ, башкорт халыкларының  уртак шагыйре.

    2. Акмулланың тормыш юлы иҗатына кыскача күзәтү.

II.Төп өлеш.

  1. Шагыйрьнең шигырьләрендә гыйлем һәм мәгърифәт темалары.
  2. Акмулланың мәгърифәтчелек карашлары ислам динендә.
  3. Акмулланың туган халкының киләчәген әхлакый, этик, эстетик тәрбия мәсьәләләренә бәйләп фаразлавы. “Нәсыйхәтләр”еннән.
  4. Акмулланың “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” әсәре.

III. Йомгаклау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбият исемлеге.

 

1. Акмулла Шигырьләр /М.Акмулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.

   2. Зәйнуллин З. Олуг якташым, авылдашым: Мифтахетдин        Акмулланың тууына 170 ел / З.Зәйнуллин // Казан утлары. – 2001. - №12. –181-183 б.

   3. Миңнегулов Х. Урта гасыр һәм ХIX йөз татар әдәбияты: урта мәктәп өчен дәреслек / Х.Миңнегулов, Ш.Садретдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 336 б.

   4. Миңнегулов Х. “Милләт өчен зарлы” Акмулла /Х.Миңнегулов// Мәгариф. – 1998. - №10. – Б. 28-34.

  5.  “Татар әдәбяты тарихы” . -  Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.- 445-447 б.

  6.  Акмулла иҗаты//Тәрбия. – 2004. - №1 – 13 б.

  7.  http://www.aphorisme.ru/about-authors/miftahetdin/?q=3723

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

   

 

 

 

Казан (Идел буе) федераль университеты

Филология һәм халыкара багланышлар институты

Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм халыкара багланышлар бүлеге

 

 

 

 

 

Реферат

Мифтахетдин Акмулла шигъриятендә гыйлемгә, мәгърифәткә чакыру

 

 

 

 

                                                    

 

 

                                                                  Эшне башкарды: 2 нче курсның

                                                                 102 -203 төркем студенты

                                                                  Усманова Эльвина

                                                                  Эшне тикшерде:

                                                                  Филология фәннәре докторы

                                                                Сайфуллина Ф.С

 

   

 

Казан

2014

 


Информация о работе Мифтахетдин Акмулла шигъриятендә гыйлемгә, мәгърифәткә чакыру