Автор работы: Пользователь скрыл имя, 29 Марта 2014 в 12:49, реферат
Бу эшемдә Акмулла шигырьләрендә гыйлем, мәгърифәтчелек темалары каралыр. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- М.Акмулла тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү;
- аның иҗаты һәм әсәрләре турындагы тәнкыйди материаллар белән танышу;
- шигырьләрендә гыйлем һәм мәгьрифәтчелек темаларын күзәтү.
I.Кереш
1. Акмулла— татар, казакъ, башкорт халыкларының уртак шагыйре.
2. Акмулланың тормыш юлы иҗатына кыскача күзәтү.
II.Төп өлеш.
Шагыйрьнең шигырьләрендә гыйлем һәм мәгърифәт темалары.
Акмулланың мәгърифәтчелек карашлары ислам динендә.
Акмулланың туган халкының киләчәген әхлакый, этик, эстетик тәрбия мәсьәләләренә бәйләп фаразлавы. “Нәсыйхәтләр”еннән.
Акмулланың “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” әсәре.
III. Йомгаклау.
I.Кереш
1. Акмулла— татар, казакъ, башкорт халыкларының уртак шагыйре.
Акмулла— татар, казакъ, башкорт халыкларының уртак шагыйре. Дим буенда туып, шул тугандаш халыклар арасында яшәгән Акмулланың хезмәт ияләренең авыр тормышына борчылып язылган әсәрләре бу халыклар әдәбияты тарихларына алдынгы мәгърифәтчелек идеяләрен ялкынлы яклау үрнәкләре буларак кереп кала.
Бу эшемдә Акмулла шигырьләрендә гыйлем, мәгърифәтчелек темалары каралыр. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
- М.Акмулла тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү;
- аның иҗаты һәм әсәрләре турындагы тәнкыйди материаллар белән танышу;
- шигырьләрендә гыйлем һәм мәгьрифәтчелек темаларын күзәтү.
2. Акмулланың тормыш юлы иҗатына кыскача күзәтү.
Мифтахетддин Акмулланың тормыш юлы шактый катлаулы, гыйбрәтле. Булачак шагыйрь 1831 елның 14 декабрендә элеккеге Бәләбәй өязендәге авылларның берсендә дөньяга килгән. Аның әтисе Мөхәммәдьяр хәлфәне берәүләр казакъ, икенчеләре татар дип күрсәтәләр. Әнисе Бибиөммегөлсем исә- татар кызы.
Мифтахетддин кечкенә вакытта ук, әтисе үлеп китә. Шуннан әнисе Камалетдин исемле бер башкорт мулласына кияүгә чыга. Әмма бераздан Акмулланың әнисе дә вафат була. Шулай итеп, Акмулла, нәкъ Утыз Имәни кебек, бик яшьли ата-анасыз кала һәм ятимлекнең бөтен авырлыгын күреп үсә.
Үгәй ана кулында ятим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калды.
Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал,
Кайда мелла бар дисә, йитеп бардым.
Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык.... – ди ул бер әсәрендә үзе хакында.
Шагыйрьнең мәдрәсәдә уку еллары да шактый авыр уза. Бу хакта Ризаэддин Фәхреддин менә ничек яза: “Йортыннан азык биреп тормаганлык вә атасы да моның хәленә артык игътибар итмәгәнлек сәбәбеннән, мәдрәсәдәге гомере ачлы-туклы үткән. Бераздан ул үги әтисе йортыннан, тынышмыйча, бөтенләй чыгып китә”.
Акмулла әүвәл үз тирәләрендәге, аннан Эстәрлебаштагы һәм Троицкидагы мәдрәсәләрдә белем ала. Эстәрлебашта аның укытучысы атаклы шагыйрь Шәмсетдин Зәки була.
Казакъ далаларына китеп муллалык кылу, анда мәгариф эшләре белән шөгыльләнү - Октябрьгә кадәрге татар дөньясында киң таралган күренеш. Акмулла да үз гомеренең зур өлешен казакъ балаларын укытуга, дала халкын белемле, мәгърифәтле итүгә бирә. Казакъ телен, фольклорын, гореф-гадәтләрен бик яхшы үзләштерә.
Акмулла төрле урыннарда яши, эшли. Уку-язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә; матур, моңлы тавыш белән җырлый да; тыңлаучыларны мавыктыргыч итеп сөйли дә, шигырьләр дә укый. Акмулла үз аты белән Урал тауларын, Казакъстан далаларын, Көнбатыш Себер киңлекләрен кат-кат ураган, төрле кешеләр белән очрашып, дөнья хәлләреннән, бигрәк тә татар иҗтимагый һәм мәдәни тормышыннан хәбәрдар торган. Әйтүләренә караганда, аның өч бүлемнән арбасы булган. Шуларның берсенә Акмулла үзенең китап-дәфтәрләрен, икенчесенә балта, чүкеч, пычкы, борау кебек эш коралларын салган. Ә инде өченче бүлемтегенә үзе утырып йөргән.
Акмулла бер шигырен: “Минем кебек булыр микән бәхетсез”, - дип башлап җибәрә. Чыннан да, шагыйрь өстенә бәлаләр болыт-болыт өелеп кенә тора. Ятимлек, ачлы-туклы яшәү, бер урыннан икенче икенче урынга күченүләр.... Акмулла ике мәртәбә гаилә корып карый. Әмма икесе дә уңышсыз чыга. Истәлекләрдә шагыйрьнең туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы шәхес булуы искәртелә. Бәлкем шуңадыр, аның дошманнары да күп була. Нахак бәла аркасында, Акмулла берничә ел төрмәдә дә утырып чыга. “Ярый әле күптәнге танышы Әхмәтбай Бакиров акча җыеп, 2000 сумлык залог белән 1831 елда аны порукага ала”2.
Акмулланың гомер юлы да фаҗигале рәвештә өзелә. Шагыйрь Златоусттан Миаска барырга чыга. Юлда ял итәргә туктый: учак яга ут яктысында китаплар карап утыра. Шунда аңа ике явыз зат, сиздермичә, пычак белән кадыйлар, гәүдәсен суга ташлыйлар. Бу аянычлы вакыйга 1895 елның 27 октябренә каршы төндә була. Бераздан шагыйрьне Миасс зиратына җирлиләр. Каберенә Зәйнулла Рәсүли тарафыннан язулы таш куела.
Данлы Акмулланың фаҗигале үлеме бөтен кешеләрне тетрәндерә. Аңа багышлап берничә бәет чыгарыла. Акмулла шигырьләре әле байтак еллар телдән-телгә күчеп йөри. Халык, яраткан шагыйре әсәрләренә ияреп, әле хәзер дә шигырьләр чыгаруны дәвам итә.
Акмулла, шәхси яктан күп бәла-казалар, бәхетсезлекләргә тарыса да, шагыйрь буларак бәхетле кеше. Аны исән вакытта да, вафат булгач та, татарлар гына түгел, казакълар һәм башкортлар да үз җырчылары итеп хисаплыйлар. Өч халыкның яраткан шагыйре булу- иҗат кешесе өчен, әлбәттә, зур бәхет һәм олы дәрәҗә.
II.Төп өлеш.
1. Шагыйрьнең шигырьләрендә гыйлем һәм мәгърифәт темалары.
Шагыйрь Мифтахетдин Акмулла – әдәбият тарихында сирәк очрый торган күренешләрнең берсе. Аның кайнар йөрәге өч кардәш халык өчен тигез тибә, гомере дә шуларның авыр язмышларын җиңеләйтергә тырышу, аларны гыйлемле, мәгърифәтле итүдә үтә. Бу халыклар үзара даими социаль тыгыз бәйләнештә яшәп, милли һәи колониаль, рухи һәм дини изүгә, патриархаль-иске тормыш торгынлыгына каршы бердәм көрәшкәннәр. Акмулла шушы көрәшкә өч халлыкның мәгърифәт, хаклык җырчысы буларак килеп кушыла һәм үзенең бар сәләтен, шигъри куәтен, тынгысыз эшчәнлеген шул көрәшкә багышлый.
Шуңа
да идея юнәлеше буенча
Үткән җук алдымызда хәвеф-хәтәр,
Бу халык белә тора гафил җатар;
Гафләттән уяну җук, оялу җук,-
Кәрваннар үтеп җатыр катар-катар.
Мәгърифәтчелек
идеяләре милли чикләргә
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын,-
Булмаса, файда бирмәс коры белем!
2. Акмулланың мәгърифәтчелек карашлары ислам динендә.
Акмулланың мәгърифщтчелек
карашлары ислам диненә булган
мөнәсәбәтендә аеруча ачык
Һәркемне мулла димез алдаганда,
Чын мулла аз табылыр, тандаганда.
“Иннамә йөхши алла”га мисдах пәйда,
Күз салып, хәкыйкатен аңлаганда.
Әдип муллалаларга, хакимнәр кебек үк, халык алдында зур җаваплылык йөкләнүе турында болай дип әйтә:
Муллалык эше кыен – җүн белмәсә,
Ходаем тәүфикъ биреп күндермәсә.
3. Акмулланың туган халкының киләчәген әхлакый, этик, эстетик тәрбия мәсьәләләренә бәйләп фаразлавы. “Нәсыйхәтләр”еннән.
Акмулла туган халкының киләчәген әхлакый, этик, эстетик тәрбия мәсьәләләренә бәйләп фаразлый. Гади кеше тәрбиясез булса – ярты бәла, ил язмышын хәл итүче тәрбиясез булса – бу бөтен халык бәласы, дигән фикерне укучыга җиткерә. Автор “Нәсыйхәтләр” дигән шигырендә кешегә иң кирәкле сыйфатлар дип иманлылык, күңел сафлыгы, акыллылык, шөкер итә белү, әдәплелек, сабырлыкны билгели:
Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман дигән,
Ахирәт эшләренә иман лигән;
Икенче кыйммәт нәрсә – күәел дигән,
Күңеле бозык адәмнән түнгел дигән;
Өченче кыйммәт нәрсә – гакыл дигән,
Гакылсызда тәүфыйк җагы такыр дигән;
Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер дигән;
Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп дигән,
Әдәп дигән – мәхәббәткә сәбәп дигән;
Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табар дигән.
Фикер иясенә милли чикләнгәнлек ят күренеш була. Ул башка халыкларга, аларның мәдәниятенә, мәгарифенә хөрмәт белән карый. Шагыйрь фикеренчә, укымышлы кеше алган белемнәре белән генә чикләнергә тиеш түгел, ул дөньяга карата күзаллавын киңәйтер өчен, һәряклап белем тупларга тиеш. Моны аның түбәндәге шигъри юллары раслый:
Халь килсә, төрле фәнне күргән яхшы,
Камилләр катарына кергән яхшы:
Урысча укып кына түгел белмәк –
Халь килсә, фырансузча белгән яхшы!
Фәлсәфәче шагыйрь “байлык” тәшенчәсе астында рухи байлыкны күздә тота. Аның карашынча, матди байлык туплау, баерга тырышу кешене боза, әхлакый яктан тарката. Шуны истә тотып шагыйрь дөнья малына кызыкмыска, ә үз-үзеңне агартырга, гыйлемгә омтылырга өнди.
Башка илне без күрәбез: тауга чыккан,
Һич кайчан ил уңалмас түбән баккан.
Мәгърифәт дәрьясы күпкә уртак,
Онытылып хур калмайдыр кулын тыккан.
Тормышы башка илләрнең көн шикелле,
Тормышы надан илнең төн шикелле.
Үзеңез уйлап караңыз, мигә салып,
Күренә ушы җире миң шикелле.
Автобиографизм күренеше – яңа мәгърифәтчелек сәнгатенең үзенчәлекле сыйфаты. Бу Акмулла иҗаты өчен дә характерлы. Автор үз табигатендә булган уңай сыйфатларны күрмәмешкә салышып, шәхесендә булган кимчелекләр, “тискәре” гамәлләр өчен үзен битәрли:
Хур булган үз-үзеңне син бер кисер,
Әфлисун арасында син бер кишер;
Миңа мәгълүм: син үзең күпдән яман,
Нәфсең синең өйрәтеп бөккән яман,
Бәлки бераз яхшырак булыр идең,
Син күрсәң үз-үзеңне этдән яман.
Эчемдә юк яшереп саклаганым,
Яманлыкда үземә тиң тапмаганым;
Үземне эт, дуңгызга хисаб итсәм –
Үземне ул вакытта мактаганым.
Мәгълүм булганча, уңай бразларны идеаллаштырып, тискәреләрен бары тик кара буяулар белән генә сурәтләү мәгърифәтчелек әдәбияты өчен характерлы күренеш. Һәм бу өлкәдә Акмулла иҗаты да читтә калмаган.
4. Акмулланың “Дамелла
Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе”
Мәгърифәтчелеккә характерлы тагын бер үзенчәлек шуннан гыйбарәт: милләтнең алга китешен мәдәният, мәгариф, фән үсешен аерым күренекле шәхесләр эшчәнлегендә аңлату. Акмулла үзенең “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” дигән әсәрендә Ш. Мәрҗани, Г. Курсави,
Р. Фәхретдинов кебек
галимнәрнең эшчәнлегенә югары
бәя бирә, алар белән бәйле
җәмгыятебездә туган уңай
Ш. Мәрҗани китаплары Оренбург, Чиләбе якларына, казакъ далаларына да барып җитә, бәхәсләр уята. Аны Акмулла да яхшы белә, Ш. Мәрҗани идеяләрен ялкынлы пропагандалый. Нәкъ шул чорда Ш. Мәрҗанигә багышланган күләмле әсәре өстендә эшли башлый. Ул аны тантаналы ода — касыйдә итеп язарга керешә.
Әсәр, мәрсия дип аталса да, мәдхия булып яңгырый. Ул мәгърифәтчелек романтикасы, тирән оптимизм белән сугарылган.
Шагыйрь Ш. Мәрҗани фикере өчен актив көрәш алып бара, аның тарихи урынын билгеләргә омтыла:
Бөрадәр, сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани — ул Тимерказык!
Булмаса кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Акмулла Ш. Мәрҗани идеяләренең прогресс өчен көрәштә кирәкле булуын аңлый, үз халкы арасыннан мондый галим чыгуы белән хаклы горурлана, «андый фазыйл»гә «Истамбул, Мисыр, Шамда нәзыйре юк, Кышкар, Казан, Дагыстан болай торсын!» —ди.
Ш. Мәрҗани дошманнарына каршы торырга әзер лирик герой бүлек азагында үкенеч соклану һәм шул ук вакытта белдерә:
АҺ, дәрига! Баралмадым кашына аның,
Сүзенә aртыкча мин гашыйк аның.
Гыйлемлек — наданлык, хакыйкать — ялган, Мәрҗани — моганидләр әсәрнең буеннан-буена кискен каршы куела. Бер якта — кояшка, Тимерказыкка, айга тиңләштерелгән, мәдхия гиперболалары белән сурәтләнгән романтик герой, икенче якта — туфрак, нәҗес арасында аунаган, «дүрт аяклы мал»га, эткә, ишәккә, каргага, дегет чиләгенә, әрсез төлкегә, саудырмаган сыерга охшаш затлар. Шулай итеп, мәгърифәтчелек әдәбияты кеше акылынын, рухи дөньясының өстенлеген, матурлыгын үз заманындагы ямьсез, явыз чынбарлыкка каршы куюы белән романтизмга юл ача.
Хикмәтле сүз остасы Акмулла шигъриятенең җәмгыятьтә тоткан урыны, шагыйрьләрнең олы миссиясе турында уйлана:
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Аңа күз алартмаңыз хиддәт берлән!
Шулай итеп, поэзия чын гыйлемлеккә тиңләнә; шагыйрь әдәбиятның иң элек тәрбияви ягына басым ясый:
Һәр фәндә шигырь белән китаб тулы,
Карасак, ияләре кандай олы!
Информация о работе Мифтахетдин Акмулла шигъриятендә гыйлемгә, мәгърифәткә чакыру