Пятиязычный словарь Дамаскина

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 24 Сентября 2013 в 14:53, доклад

Краткое описание

Билгеле булганча Русиядә телләрне өйрәнү процессы сикәлтәле һәм озак юл үткән. Ул проблема телләргә карата гына түгел, а барлык белем алу мәсьәләсенә килгәндә дә күзәтелгән. Россиядә яшәүче халыкның яртысы яза да, укый да белмәгән,ә кайбер аерым халыкларның хәтта язулары да булмаган. Шушы коточкыч хәлне күреп В.И. Ленин социализм аркылы халыкны уятырга тели, кешеләр белем алыр өчен булдырган кадәр шартлар тудыра.Шуннан алып бөтен төбәкләрдә үзгәреш төсе күренә башлый. Мәктәпләр ачыла, китпалар бастырыла башлый, китапхәнәләр ачыла. Һәм В.И.Ленин сүзләренчә, бердә укый белмәгән халык,Европада яшәүче халыкны да хәтта узып китте ди. Ә төрек телләренә килгәндә, дәүләт арасында шундый нәтиҗә ясала:”Сегодняшние достижения в развитии тюркских языков СССР-это результат планомерного и целенаправленного осуществления Коммунистической партией и Советским государством ленинской национальной политики».

Прикрепленные файлы: 1 файл

Төрек телләре.doc

— 165.00 Кб (Скачать документ)

 

 

                 Төрек телләре, аларның үсеше турында кыскача мәгүълүмат

              Билгеле булганча Русиядә телләрне өйрәнү процессы сикәлтәле һәм озак юл үткән. Ул проблема телләргә карата гына түгел, а барлык белем алу мәсьәләсенә килгәндә дә күзәтелгән. Россиядә яшәүче халыкның яртысы яза да, укый да белмәгән,ә кайбер аерым халыкларның хәтта язулары да булмаган. Шушы коточкыч хәлне күреп В.И. Ленин социализм  аркылы халыкны уятырга тели, кешеләр белем алыр өчен булдырган кадәр шартлар тудыра.Шуннан алып бөтен төбәкләрдә үзгәреш төсе күренә башлый. Мәктәпләр ачыла, китпалар бастырыла башлый, китапхәнәләр ачыла. Һәм В.И.Ленин сүзләренчә, бердә укый белмәгән халык,Европада яшәүче халыкны да хәтта узып китте ди. Ә төрек телләренә килгәндә, дәүләт арасында шундый нәтиҗә ясала:”Сегодняшние достижения в развитии тюркских языков СССР-это результат планомерного и целенаправленного осуществления Коммунистической партией и Советским государством ленинской национальной политики».

                                   Дамаскин сүзлеген тасвирлау

          Белгәнебезчә, Дамаскин сүзлеге биш телле, бу статьяда татар телендәге өлешенең характеристикасы бирелә. Тарихына килгәндә, Екатерина 2 Росиядә яшәгән халыкларның телен өйрәнү максатыннан төрле төбәкләргә сүзлек төзергә белгертү  җибәрә. Нижегородский епархиядә шундый сүзлекне епископ Дамаскин төзи. Шушы сүзлекнең тулы исеме :Словарь языков разных народов в Нижегородской епархии обитающих”. Зур ике томлы күләмдә, рус-татар-чуваш-мордва-марий-удмурт телләренең  18 гасырдагы лексик байлыгын тасвирлаган.

          Сүзлекнең  беренче томы 519(1038) битле була, анда  рус-татар-чуваш-мордва  лексикасы  12000 сүз күләмендә языла. Икенче  том 373(756) битле була, анда рус-марий-удмурт  лексикасы кертелә,  удмурт теленең  2500 сүзе,а марий теленең 5000 сүзе кертелә. Һәрхәлдә беренче том чагыштырмача күләмлерәк була.

         Кулъязма сүзлек гади, туры булмаган, саргылт, зур формадагы кәгазьдә, 18 гасырга хәрәкәт булган ашыгыч почерк белән языла. Тулаем алганда ике том да яхшы хәлдә сакланган.

         Екатерина  2 дән белгертү 1784 елның 26 августында җибәрелә, а кулъязма сүзлек 1785 елның  15 апрелендә әзер дә була. Шундый тиз вакытты төзелгән сүзлектә(бары тик 8 ай эчендә) күп хаталар һәм өстәмә төзәтүләр  була. Соңыннан ул кемдер тарфыннан күчерелеп языла, ләкин анда да күчерүче тарафыннан унлаган хаталар, буталган сүзләр күреп була.

        Шушы сүзлекнең кыскартылган версиясе  хәзерге вакытта Ленинградның  М.Е. Салтыков-Щедрин  музеенда саклана.

        Сүзлекнең татар бүлегенә карасак, анда бер үк аваз төрле сүзләрдә  төрлечә белдерелергә мөмкин. Мәсәлән: аңкау авзы ы, бер сүздә а итеп күрсәтелә “уакат”, икенчесендә ы итеп, “кылейман”-“хочу”, “оретман”-“учу”. Моннан күргәнебезчә, сүзлек фәнни тикшерүләр ясаганда төп, төгәл дөрес чыганак булып тора алмый.

       Шулай  ук бу кулъязма сүзлектә татар телендә хәзер булмаган сүзләрне очратып була, алар хәрби, көндәлек тормыш әйберләре, дин лексикасын тәшкил итә.Сүзлек төзү процессында муллалар да катнашкан. Дамаскин барлык лексиканы Арзамас,Княгинский,Перевозский,Сергацкий һәм Курмышский районнарында яшәгән татарлардан туплый.  Дамаскин фикеренчә, Казан татарлары белән чагыштырганда Нижегородск татарларының зур аермасы юк.

        Кулъязма сүзлек татар, чуваш, мордва һәм удмурт халыклары өчен бик зур кызыксындыру тудыра. Беренче бөтен халык аны югалган дип саный, әмма сугыш беткән елларда аны Горький шәһәрендә Мордва галимнәре таба. Бу табылыш “Известия Академии наук СССР. Серия литературы и языка”  дигән журналда  билгеләнә.Шул вакытта ук мордва галимнәре мордва телендәге булган бар лексиканы копия эшлиләр, алардан сон Виноградов, Б.А.Серебрянников тарафыннан сүзлек тулы рәвештә эшкәртелә һәм бастырыла.

         Сүзлектә татар теле бүлегенә  килгәндә, аның шундый зур әһәмияте булмый, чөнки күпләгән хаталар, өстәмәләр, тәзәтүләр.  Күп галимнәр аны фонетик күчешләрне тикшерү өчен генә кулланалар. Һәм тагын бер кызыклы ягы, анда төрле телдәге алынма сүзләр турында бераз гына булса да мәгълүмат бар. Мәсәлән, персия теленнән кергән “нарасида”-младенец,  “тараза”-весы, “гна”-грех. Араб теленнән кергән сүзләр: “азяп”-гаҗәп, “зюмерзет”-зебәрҗәт. Рус теле: пустошланган-запустелый,миллик- веник, шотнай такта-счетная доска, печатлярга-запечатать.

       Фәнни тикшерүләрдән соң ачыклана, кайбер авазлар, тәрле сәбәпләр тәэсирендә, ирен гармониясен  я бозалар я башка төрле авзлар ярдәмендә ясыйлар. Сәбәпләрнең берсе-ул диалектлар тәэсире. Ә морфологик яктан карагач,галимнәр бер кызыклы үзенчәлек аералар: хәзерге татар телендәге –ый,-мый кушымчалары урынына –ай,-май кушымчаллары кулланганнар. М-н,сюлей, кайнай, уртейман, ясамайман, ашайман. Сүзлекне бөтен тармаклардан тикшергәч галимнәр билегеле бер нәтиҗә ясап куялар.Алар фикеренчә, сүзлектә булган бөтен күрсәткечләр хәзерге татар теленең касимов  сөйләменә бигрәк тә охшаш икән.

       Күзаллаганннан  соң шундый нәтиҗәгә килеп  була: бу сүзлекнең әһәмиятен  әйтеп бетергесез түгел. Анардан  чыгып телнең төрле тармакларына  тарихи анализ, фәнни эзләнүләр  үткәреп була. Аерым алганда, бу  материал  чуваш, мордва,марий, удмурт телләре өчен бигрәк тә мөһим, чөнки аларның язу истәлекләре, каберташлары әлегесе көнгә кадәр кызганычка каршы сакланмаган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  И  


Информация о работе Пятиязычный словарь Дамаскина