Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру

Автор работы: Пользователь скрыл имя, 25 Ноября 2014 в 21:11, реферат

Краткое описание

Бүгенге көндә укыту процессында укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Алар яӊа уку материалын үзләштерү барышында төрле язма чыганаклардан (дәреслекләрдән, фәнни- теоретик әдәбияттан, вакытлы матбугаттан, архив материалларыннан, Интернет чаралардан, ресурслардан һ.б.) файдалана алалар.

Прикрепленные файлы: 1 файл

Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру.docx

— 20.56 Кб (Скачать документ)

Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру

 

Бүгенге көндә укыту процессында укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Алар яӊа уку материалын үзләштерү  барышында төрле язма чыганаклардан (дәреслекләрдән, фәнни- теоретик әдәбияттан, вакытлы матбугаттан, архив материалларыннан, Интернет чаралардан, ресурслардан һ.б.) файдалана алалар.

Уку-укыту процессыныӊ катлаулылыгы укучы алдына яӊа, заманча таләпләр куя. Шундый таләпләрнеӊ берсе - үзеӊне мөстәкыйль эшләргә өйрәтү. Тел, тарих, география фәне билгеле бер метод һәм алымнарга таянып эш итә. Һәр методныӊ үз бурычы, үзенеӊ кулану сферасы, тикшерүчегә карата аерым таләпләре бар. Ул укучыдан фактларны җыю, төркемләү, аӊлату, анализ эшен төп фәнни максатка юнәлтүне  таләп итә.

Фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киӊ  ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль рәвештә, алдагы нәтиҗәсен күреп эшләргә өйрәтә.

“Һөнәрне өйрәнү өчен дә һөнәр кирәк”, - ди татар халык мәкале. Фән белән шөгыльләнү өчен төп һөнәрләр ул – укучыларның мөстәкыйль эзләнүләрен, кирәкле мәгълүматлар туплау күнекмәләренә ия булуларын, фикерләү, уйлау ысулларын үзләштерүләрен оештыру.  Кечкенәдән баланы әлеге фикерләү төрләре – чагыштыру, сайлап алу, бүлү, каршы якларга аеру, анализ, синтез, гомумиләштерү, һәм башкалар белән коралландыру мөһим.

Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыруның мөһим шарты – укучыларны фән белән, гомумән, уку эшчәнлеге белән шөгыльләнергә әзерлеген булдыру, кызыксыну тәрбияләү. Шуны къз ужында тотып    7-9 сыйныф укучылары өчен туган төбәкнең тарихын, географиясен, танылган шәхесләрен өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнү берләшмәсе оештырдым. Аның исемен укучылар тәкъдиме белән “Туган ягым-илһам чишмәсе” дип атадык.

Фәнни берләшмәнең максаты - мәгариф системасын модернизацияләү шартларында туган төбәген, географиясен, мәдәниятен, тарихын белгән, кирәкле мәгълүматны эзләп табарга сәләтле иҗади шәхес тәбияләргә юнәлеш бирү

Фәнни берләшмәнең бурычлары:

Туган төбәк тарихы, географиясе өлкәсендә укучыларның белемнәрен тирәнәйтүгә этәргеч бирергә.

2. Төбәк тарихында тирән  эз калдырган  зыялы шәхесләр  эшчәнлегенә кагылышлы фәнни эзләнүләргә нигез булдырырга.

3. Эзләнү-тикшеренү методлары  аша укучыларның интеллектуаль, иҗади, коммуникатив һәм оештыру сәләтләрен үстерергә.

4. Өстәмә чыганаклардан файдаланып, фәнни эш язу күнекмәләрен  формалаштырырга һәм камилләштерергә.

5. Укучыларның җәмгыятьтә социаль  ярашуына йогынты ясарга.

 

 

 

 Берләшмә эшенең төп принциплары:

-         логик фикерләү, исбат итү, нәтиҗә чыгару;

-         иҗади потенциалга таяну;

-         шәхси карашны, мөнәсәбәтне җиткерү, мөстәкыйльлек;

Югары сыйныфларда туган төбәк, географиясен кызыксынып өйрәнүче һәр бала берләшмәнең әгъзасы була ала. Махсус план нигезендә ел дәвамында атнага бер сәгать исәбеннән дәресләр планлаштырыла. Ә индивидуаль консультацияләр аерым укучылар белән эшләүдә зарурилык килеп туганда билгеләнә. Җитәкче информацион чыганаклар эзләүдә, материалларны эзлекле тикшерүдә, эшләрне электрон басмада формалаштыруда булыша. Фәнни берләшмә эшенең нәтиҗәсе буларак, мәктәптә конференция оештырыла. Җиңүче укучыларга төрле дәрәҗәдәге фәнни - гамәли конференцияләрдә катнашу мөмкинлеге бирелә.

Фәнни берләшмәнең программасы .

Кереш өлеш.

1. Фәнни берләшмәнең максат  һәм бурычлары, планы белән таныштыру, төзәтмәләр кертү.

2. Берләшмә активын сайлау, һәр бала эшчәнлегенә яхшы атмосфера булдыру.

3. Еллык шөгыльләр өчен темалар сайлау.

 

Теоретик өлеш.

1. Фәнни эш нигезләре.

2. Текст планы. Конспект. Тезислар.

3. Электрон басма. Орфографик, пунктуацион, стилистик хаталар.

Практик өлеш.

1. Төрле дәрәҗәдәге конференция материаллары белән танышу, фикер алышу.

2. Текст белән эш күнегүләре.

3. Библиография төзү, каталоглар  белән эш күнегүләре.

4. Доклад-чыгышлар бәйгесе.

5. Очрашулар.

6. Нәсел шәҗәрәләре бәйгесе.

7. Конференцияләрдә катнашу.

8. Фәнни хезмәтләр буенча шәхси портфолио төзү.

9. “Фәнни эшләр банкы”н булдыру.

Көтелгән нәтиҗәләр.

1. Туган төбәк, географиясе буенча белемнәрне тирәнәйтү, камилләштерү, ныгыту.

2. Югары сыйфатлы өлгереш.

3. Төрле дәрәҗәдәге бәйге, конференцияләрдә катнашу.

4. Фәннәрне, әйләнә-тирәне  кабул итүдә аңлы караш.

Фәнни – тикшеренү эшчәнлеге, чыннан да, укучыларның танып белү эшчәнлегендә зур роль уйный. Баланың эчке ресурслары: үзенең тамырларын, үткәнен белергә теләүләре – үзе мотивация. “Туембаш һәм Чуллы авыллары географиясе” исемле  фәнни хезмәт белән Яшүсмерләрнең Каюм Насыри исемендәге укуларында, “Зур фәндә Минем урыным” фәнни конференцияләрендә уңышлы чыгыш ясап, дилом-грамоталарга лаек булдык.  Шулай ук “Туган як тарихында данлы якташларым” исемле фәнни хезмәтләр белән Абдулла Алиш укуларында, “Тукайның тууына 125ел” фәнни укуларында шулай ук 2, 3 урыннарны яуладык.

Фәнни эзләнүләр һөнәр сайлауда да мотив була ала. Билгеле, мәктәптә башланган эшне дәвам итеп, бер генә филолог, бер генә язучы, тарих белгече әзерләсәк тә, зур нәтиҗә саналыр иде. Әмма иң зур уңыш – мәктәп бусагасыннан югары фикерле, сынауларны кичәргә әзер, аек акыллы, белемле татар яшьләрен чыгару.

Гади урта мәктәптәге кечкенә бер фәнни оешма милләтебезнең киләчәген хәл итүдә катнашучы ролен үти. Чөнки фәнни оешма укучы яшьләрне халкыбыз теле, әдәбияты, тарихы, дине, милли традицияләре, зыялылары үрнәгендә тәрбия кылырга юнәлеш тота. Милли үзаң формалаштыру аша киләчәгәбезне ышанычлы итәгә мөмкинлек бирә.

Чыгышымны мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйм. “Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас. Ягъни, гыйлемсез милләт баемас вә алга китмәс, баемаган милләт гыйлем өйрәнә алмас.”

 


Информация о работе Мәктәптә укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру